Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

14 февральдә, изге күңелле, кадерле дин кардәшебезнең, авылдашыбызның, Илгиз Равиль улы Хайруллинның, Аллаһ биргән гомеренең бәйрәме – 60 яшь тулган юбилее белән ихластан тәбрик итәбез!

15 февраля 2021, 09:31

1675

0

0

14 февральдә, изге күңелле, кадерле дин кардәшебезнең, авылдашыбызның, Илгиз Равиль улы Хайруллинның, Аллаһ биргән гомеренең бәйрәме – 60 яшь тулган юбилее белән  ихластан тәбрик итәбез!

Илгиз хәзрәт барыбызга да киң дөньяви һәм дини гыйлеме белән, акыллы һәм җаваплы гамәлләре, максатчанлык һәм гаделлек кебек сыйфатлары белән билгеле. Норлат авылыбызда оештыру, һәр эшне югары дәрәҗәдә башкара алучы, ихлас һәм динебез өчен җан атучы мөселман дин әһеле булып тора ул. Ислам усеше өчен олы җаваплылыкны батыр йөрәк һәм зирәк акыл белән үз җилкәсенә ала ул һәм авырлыкка карамыйча, бүгенге көнгәчә дин кардәшләребезнең рухи әйдәп баручысы булып кала бирә. Куп кенә хәлиткеч карарларга, төпле һәм уйланылган адымнарга,  динебезгә куп файда, савап китергән эшләргә бай аның дини эшчәнлеге. Шушы мөһим гамәлләре өчен аңа зур рәхмәт. Аллаһ Тәгалә аңа кылган игелекләре өчен әҗер-савапларын бирсен, үзенең олы рәхмәте белән бүләкләсен, алга таба да билгеләнгән ниятләрен тормышка ашырырга, яңа үрләр яуларга ярдәм итсен...

Хөрмәтле Илгиз  хәзрәт, авылдашыбыз!  Сиңа хәерле сәламэтлек, озын гомер, иман нуры, күңел көрлеге, рух ныклыгы телибез. Раббыбыз, кылган күркәм эшләрең өчен олыласын үзеңне. Аллаһ Тәгалә, сиңа гомернең иң куанычлысын, бңхетнең иң татлысын, хезмәтнең нәтиҗәлесен, гаиләнең иң бердәмен насыйп итсен. Туган көнең, юбилеең белән сине.  Синең тормышта үз урыныңны, үз бурычларыңны, максатларыңны дөрес билгеләп, Раббыбыз юлыңнан баруыңа чиксез сөенәбез. 

Сөйкемле карашың кояшка тиң синең, бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен, бары тик син генә, күк беләсен.
Тормышта гел ярдәм итеп тора, зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың, тынлыйсың да, анлыйсың да үзең.

Әйе, гомер юлың сокланырлык, сокланабыз бүген дә.
Гомер көзең җимеш барлый, аяз әле күгең дә.
Гомер козең уныш җыя, дөнья синнән аклана.
Тик син булган өчен генә дер кебек, гаилә учагы саклана. 

Олы белән, кече белән, бар синең сөйләр сүзең. 
Бүген сиңа без сөйлибез, нур сибеп балкый күзең. 
Изге җаның изгелектә, рәхмәт укып киләбез. 
Өмет гөллэрең бередә, чәчәк атыр, сизәбез. 

Якыннарың хөрмәтеннән  имин булсын гомерең. 
Сәламәт бул, бул бәхетле кояшлы булсын көнең. 
Тыйнаксын, төпле, назлысын, бирсен көч, гомер Раббем. 
Барыр юлыңа нурлар сузсын көнең кояш, төнең ай.

Шәфкать, рәхимлек,  асылын, бүләк-сөйкемле йөзен. 
Бәракәтле, күркәм түрен, бәхетле бул тик үзең. 
Яклаучы син, саклаучы син, гаиләңнең учагын. 
Фәрештәләр саклый күрсен, суынмасын кочагың. 

Балалар, дип өзеләсең, туганнар, диеп янасың. 
Учагыңда тәмле ашың, җан җылыңны ягасын. 
Бирешмәдең, егылмадың, сыгылмадың, язмыш диеп.
 Авырлыкта таянырга без дусларың, авылдашларың, кардәшлэрең дә бар бит әле.

Йөрәгендә синең  һәрчак АЛЛАҺ.
Телеңдә КОРЪӘН сүрәләре
Күнелеңдә ИМАН нуры синең
Барган юлын киләчәктә дә булсын синең  ИСЛАМ!

Изге теләкләр теләп, Норлат авылдашларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X