Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

13 апрельдә Акъегет авылында гомер итүче әниебез Ләлә Илгиз кызы Нигъмәтуллинага 70 яшь тула.

13 апреля 2021, 06:00

426

0

1

13 апрельдә Акъегет авылында гомер итүче әниебез Ләлә Илгиз кызы Нигъмәтуллинага 70 яшь тула.

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрдә тыныч, бәрәкәтле тормыш, нык сәламәтлек, шатлыклар һәм сөенечләр телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген тоеп, озын-озак гомер ит!

Бәйрәмнәрдә иңнәреңнән кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.

Син яшь әле, әни, чибәр әле
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.

Әле һаман без дип яшисең син,
Инде хәзер зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әни, синең өчен,
Нинди изгелекләр кылсак та.

Без телибез сиңа бәхет, әни,
Һәрвакытта бул син көчеңдә.
Сине шулай исән – имин күрү,
Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Иң изге теләкләр белән, кызларың: Эльвира, Резедә; кияүләрең: Мулланур һәм Ильмир; оныкларың: Айнур, Илгизәр, Әмир, Диләрә, Аяз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев