Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Карашәмдә туып үскән Яшел Үзәндә яшәүче әниебез – МИНҺАҖЕВА МӘДИНӘ МИНКӘРИМ КЫЗЫн котлыйбыз!

06 октября 2017, 05:29

1238

0

0

Карашәмдә туып үскән Яшел Үзәндә яшәүче әниебез – МИНҺАҖЕВА МӘДИНӘ МИНКӘРИМ КЫЗЫн котлыйбыз!

Яраткан тормыш иптәшем, кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәс­рәтсез көннәр, ак бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Яхшы әни дә син, яхшы хатын да,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәршетәләр кунсын иңнәреңә,
Юбилеең белән котларга!
Күпләр микән синең кебек
Изге җанлы, олы йөрәкле.
Без бит сине шашып яратабыз,
Син бит безгә бик тә кирәкле.
Яратып, тормыш иптәшең Фирнат, кызың Рүзилә, киявең Рөстәм һәм оныгың Булат.
Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев