«Майский» теплицалар комбинатында эшләүче МОЗАФФАРОВ ИСКӘНДӘР ШӘЙХЕЛИСЛАМ УЛЫның бүген олы юбилее!

13.10.2017 08:09 | Котлыйбыз! Принтерга

«Майский» теплицалар комбинатында эшләүче МОЗАФФАРОВ ИСКӘНДӘР ШӘЙХЕЛИСЛАМ УЛЫның бүген олы юбилее!
«Майский» теплицалар комбинатында озак еллар җаваплы вазифаларны башкаручы МОЗАФФАРОВ ИСКӘНДӘР ШӘЙХЕЛИСЛАМ УЛЫның бүген 65 яшьлек юбилее.
Кадерле абыебыз! Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, чиксез шатлыклар, озын гомер, куанычлы көннәр телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, апа белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк булып, озак еллар яшәргә Ходай насыйп итсен.
 
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең. 
Авырлыклар сине урап үтсен, 
Кабул булсын һәрбер теләгең.
 
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
 
Яратып һәм хөрмәт итеп, Яшел Үзәннән Рәисә һәм Алмаз Нотфуллиннар гаиләсе.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту