Яшел Үзәндә кеше 5 ай гына эшсез йөри

12.10.2017 20:22 | Яшәеш Принтерга

Яшел Үзәндә кеше 5 ай гына эшсез йөри

 

Яшел Үзәндә 10 октябрьдә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчяклы комиссия утырышы булды.  Анда район оешма-учреждениеләрендә хезмәт хакын вакытында түләү, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

2017 елның 9 ае эчендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә консультация сорап  3281 кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13 процентка ким. 1146 кеше рәсми төстә эшсез дип санала.

-Безнең районда  эшсезлекнең  уртача дәвамлылыгы 5,1 ай, - диде  Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры  Светлана Гататдинова.

Шунсын әйтергә кирәк, Яшел Үзәндә эшсезләр арасында хатын-кызлар күбрәк.  Барлык эшсезнең 55,3% - хатын-кыз.

 

 

Рәсем: https://market.kz/a/ischu-rabotu-prodavets-konsultant-2270944/

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту