АК Барс Питрәч призерлары

11.10.2017 16:28 | Яшәеш Принтерга

АК Барс Питрәч призерлары

Шушы көннәрдә генә Питрәчтә 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында “Ак Барс Питрәч” ЧҖШ призына милли көрәш буенча турнир булып узды.

Әлеге мәртәбәле ярышта Яшел Үзән балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбеннән дә спортчылар катнашып, призлы урыннар яулап кайтты. Алар осталыкларын күрсәтә, көндәшләрен уздыра алды. Үзләренең җиңүләре белән алар алдагы республика күләмендәге ярышларга юл ачып, тренер-укытучыларының ышанычын, шөгыльләнгән спорт мәктәбенең һәм шәһәрнең данын күтәрделәр.

Үз авырлык категорияләрендә Инсаф Яруллин, Даут Гайнуллин, Рәмзис Заһидуллин лаеклы I урын яулады.

Муса Хәйруллин – IV урын, Денис Зыкин  V урын алса да, алар да өметле спортчылар булып килә. Алар җиңүне  икенчесендә яулар. Ярышларда катнаша-катнаша гына остарып була.

Бу батыр егетләрне ярышларга тренер-укытучылар Фирдүс Зәйнуллин һәм Алмаз Шәйхенуров әзерләгән.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту