Ташландык нигезләрне ни көтә?

11.10.2017 13:17 | Яшәеш Принтерга

Ташландык нигезләрне ни көтә?
7 октябрь –бөтенроссия экологик  өмәсен артык зур энтузиазм белән көтеп алмасалар да (көз көне  йорт, каралты-кура тирәсендә эш бетми), «мин булмасам, кем?» дигән девиз буенча яшәүче кече шырданлылар авылның  ташландык  урынын чистартырга чыкты.
Бу элеккеге мәчет, соңыннан медпункт,  китапханә ролен үтәгән бина  урыны. Авыл халкы аунап яткан төзелеш материалларын җыештырды,  америка клены баскан  учас­токны чистартты.
Авылда ташландык нигезләр  шактый.  Җимерек йортлар, агач баскан  бакчалар авылны  ямьсезләп тора. Нигезне тәртиптә тотарга тиешле  хуҗалары табылмаган очракта, бу йортларның  киләчәге  күңелсез.  Ә сез болар турында нәрсә уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз? Ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырабыз.
 
Фото: Кече Шырдан авылы группасыннан алынды.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту