Яшел Үзәндә яшәүче МИНҺАҖЕВА МӘДИНӘ МИНКӘРИМ КЫЗЫн юбилее белән котлыйбыз!

05.10.2017 12:25 | Котлыйбыз! Принтерга

Яшел Үзәндә яшәүче МИНҺАҖЕВА МӘДИНӘ МИНКӘРИМ КЫЗЫн юбилее белән котлыйбыз!
Карашәм авылында туып, Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче безнең өчен кадерле булган сеңлебез  – МИНҺАҖЕВА МӘДИНӘ МИНКӘРИМ КЫЗЫн чын күңелебездән 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Сиңа саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы, бәхет телибез. Мактаулы хезмәтеңдә дәрәҗәләргә ирешеп, балаларыңның игелеген, туганнарыңның җан җылысын тоеп, Фирнат белән тигезлектә хәерле, бәрәкәтле, тыныч гомер кичерергә насыйп булсын!
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Кайгы килсә, бергә уртаклашып,
Шатлыкларны бергә бүлешеп.
 
Сине яратып, изге теләкләр белән, Абзаловлар, Садыковлар, Гыйззәтуллиннар, Фатыйховлар гаиләләре.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту