Күгәйдә яшәүче әтиебез ГЫЙЛӘҖЕВ ШАМИЛ ӘБРАР УЛЫна бүген — 60!

17.09.2017 08:31 | Котлыйбыз! Принтерга

Күгәйдә яшәүче әтиебез ГЫЙЛӘҖЕВ ШАМИЛ ӘБРАР УЛЫна бүген — 60!
Күгәйдә яшәүче әтиебез, авылыбызның имам-хатыйбы Гыйләҗев Шамил Әбрар улының 17 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзеңдә нур балкып торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңел тынычлыгы. Киләчәктә балаларың вә оныкларыңның игелеген күреп, һәр көнгә сөенеп яшәргә язсын. Авылыбызда биш вакыт намазга чакырып яңгыраган азан тавышы тынмасын иде!
60 яшь бит әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
 
Яратып, хатының Розалия, балаларың, киленең, оныкларың, балдызларың, кияүләрең, һәм барлык туганнарың.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту